А. Файзрахманов - Су буеннан энкэй кайтып килэ

су буеннан энкэй кайтып килэ слушать

Рейтинг: 0

Исполнитель: А. Файзрахманов

Произведение: Су буеннан энкэй кайтып килэ

Длина: 04:04

Дата добавления: 2015-04-05

Текст просмотрен: 656

Скачать
Другие песни исполнителя А. Файзрахманов
Текст песни:

Су буеннан әнкәй кайтып килә,
Каз каурые алган кулына.
Чәчләренә, җылы карлар булып,
Тал мамыгы ява тын гына.

Хәтерлиме әнкәй күпме еллар
Шушы сукмаклардан узганын?
Эзләп төште микән сагынып ул
Чишмәдән су алган кыз чагын?..

Шул чакларга алып китәр сыман —
Атлар уйнап чаба үзәннән.
Туган җирләр әнкәй белән бергә
Бик үзгәргән инде, үзгәргән.

Су буеннан әнкәй кайтып килә,
Каз каурые алган кулына.
Эзләренә, җылы карлар булып,
Тал мамыгы ява тын гына...

Комментарии (0)
Добавить комментарий



Каптча: